Үсмер нәни малайны кыйный, буып үтерергә маташа.
Мурманск өлкәсендәге Кандалакша шәһәрендә 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше ачылган. Аны нәни баланы үтерергә маташуда гаеплиләр. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мурманск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Үсмер нәни малайны кыйный, буып үтерергә маташа. Бала аңын югалткач, аны үлде дип уйлый һәм карга күмеп калдыра. Кыйналган баланы өлкәннәр табып ала. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килә һәм баланы хастаханәгә алып китәләр.
11 яшьлек баланың тәнендә көч куллану эзләре булу рәсми рәвештә теркәлгән. Хәзерге вакытта аның гомеренә куркыныч янамый.
Җинаятьтә шикләнелүче үсмер тоткарланган, аның белән тикшерүчеләр эшли. Тискәре характеристикалар килү сәбәпле, үсмерне сак астына алдылар, диелә хәбәрдә.
РЕН ТВ каналы Кандалакша шәһәрендә яшәүчеләрнең фикерләрен барлаган. Алар 15 яшьлек Кириллны вәхши дип сыйфатлый. 2017 елда Кирилл (бу вакытта аңа 14 яшь булмый әле) Вася исемле 8 яшьлек малайны үтергән булган инде. Ул нәни малайны күпердән төртеп төшергән һәм батканын карап торган. Балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор белән сөйләшкәндә дә җинаяте турында көлемсерәп әйткән. Бу вакытта Кириллны 30 көнгә психиатрия хастаханәсенә салганнар.
Биредә яшәүчеләр Кириллның корбаннары күбрәк дип саный. 2016 елда ул 8-11 яшьлек өч кызны һәм ике малайны кыйный, бу малай үзенең корбаннары белән таныш булмый.
«Бу — бала түгел, ул — хәшәрәт. Минем кызымны да имгәтте, кызымның башын ярды. Мин гариза яздым. Ләкин берни булмады. Аны үз әти-әнисе дә берни эшләтә алмый диләр», — дип яза бер хатын социаль челтәрдә.
«Әнисе „Магнит"та эшли, хәзер полициягә чаба, баласының яхшы икәнен исбатлый», — дип яза бер ир-ат.
«Минем энемне дә кыйнады. Бераз булса, башын канатып бетерә иде, әле ярый мин кибеттән чыгып җиттем. Бу малайга ярдәм итеп булмый инде, ул өч тапкыр психиатриядә ятты, анасы бер вакытта аны якламакчы була, икенче юлы төрмәгә җибәрәсе килә», — дип яза бер кыз.
Шушы көннәрдә Кирилл кыйнап карга күмеп куйган Алешаның әбисе «бу — көчсезләрне җәзалый торган хәшәрәт», дип язып куйган.
Комментаторлар Кириллның анасын яклап та яза. «Ул яхшы хатын, баласын үзе генә үстерә. Ул иртәдән кичкә кадәр эшли. Аны мәсхәрәләмәгез, зинһар», диләр.
Чыганак: Интертат.ру
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар