16+

15 яшьлек яшүсмер әнисенең туган көнендә һәлак булган

9 гыйнвар кичендә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

9 гыйнвар кичендә үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

9 гыйнвар көнне 16.35 сәгатьтә Чаллыда Мәскәү һәм Халык Дуслыгы проспекты чатында фаҗига килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, "ВАЗ-2101" автомобиле йөртүчесе светофорның яшел сигналына килеп чыга һәм 15 яшьлек яшүсмерне бәрдерә.
Һәлакәт аркасында җәяүле урында ук вафат була.

Вакыйга турында хәбәрләр социаль челтәрләрдә пәйда булган. Аерым алганда, чаллылар яшүсмернең үле гәүдәсен озак вакыт юлдан алмаганнарына борчу белдергән.
"Иң аянычы, бу малай берничә сәгать юлда ятты. Бу бик кызганыч күренеш. Тиз генә алып китәргә, кеше гәүдәсен мыскыл итмәскә ярамыймени? Мин ике сәгать буе улымны укуыннан көттем, шул вакыт эчендә гәүдәне алып китүче булмады. Әллә криминалистларның вакыты юкмы? Мескен малай", - дип язган шул вакыйганы күргән ханым.
Башка комментаторлар язуынча, фаҗига булган көнне яшүсмернең әнисенең туган көне булган.

21 яшьлек машина йөртүчесенә карата "Юл йөрү кагыйдәсен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading