16+

16 бала утырган мәктәп автобусына ут капкан

09 сентября 2020, 14:24
1265
0
0
Уку өчен 2 минут

9 сентябрь көнне Чистай районында гадәттән тыш хәл булган. 

9 сентябрь көнне Чистай районында гадәттән тыш хәл булган. 

Мәктәп автобусында 18 кеше булган, аларның 16сы – балалар. Автобус Малый Толкиш авылыннан Фиков Колок авылына тагын ике баланы алырга барган. Аннан машина Александровка авылына барырга тиеш булган.

Тик юлда хәрәкәт вакытында моторга ут капкан. Машина йөртүче белән укытучы тиз арада укучыларны машинадан чыгарып, мөстәкыйль рәвештә утны сүндерә. 

Мәгариф бүлеге оператив рәвештә Фиат Дукато машинасы җибәрә.
  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading