2019 ел башында табиблар Юлиягә документлар ясату өчен полициядән булышуларын сорыйлар. Соңгылары исә кызның фотоларын волонтерларга бирә. Шуннан соң туганнары Юлияне танып ала. Яңа елны алар аны үзләренә алып кайта.
Начар сөйләшә торган кыз Томскида күп балалы гаиләдә яшәгән. 16 яшендә кибеткә чыгып киткән җиреннән кире кайтмый. Полиция дә аны таба алмый. Томскидан Красноярскига ничек килүе дә билгесез. Кыз да табибларга үзенең кем булуын әйтеп бирә алмый.
Комментарийлар