16+

16 яшьлек хоккейчы вафат булган...

Табиблар Родионовның гомере өчен 6 көн дәвамында көрәшә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Табиблар Родионовның гомере өчен 6 көн дәвамында көрәшә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Мәскәү хастаханәләренең берсендә реанимациядә "Динамо" яшьләр хоккей клубы уенчысы Валентин Родинов вафат булган. Хоккейчыга нибары 16 яшь булган.

21 ноябрьдә Мәскәү беренчелегендә җирле "Динамо" һәм ЦСКА командалары арасынадагы очрашуда 16 яшьлек сакчы үз сменасын уйнап бетергәч, уенчылар эскәмиясенә килеп утыра. Шунда ук аңын югалта. Әлбәттә, команда табиблары шунда ук аңа беренче ярдәм күрсәтә. Хәлнең җитди икәнлеген аңлап алгач, уенчыны хастаханәләрнең берсенә китерәләр һәм ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Табиблар Родионовның гомере өчен 6 көн дәвамында көрәшә, әмма аны коткарып кала алмыйлар.

Төрле хәбәрләргә караганда, Валентин сменаларның берсендә көндәш команданың сакчысы белән бәрелешә. Баш мие җәрәхәтләнә. Хәзер инде тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X