16+

17 баш сөяге күрергә кил

Казанда Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе бинасында К.А.Тимирязев исемендәге Биология музееның (Мәскәү) "17 баш сөяге һәм теш, яки Вакыт агымында кеше үзгәреше дигән күргәзмәсе эшли.

Казанда Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе бинасында К.А.Тимирязев исемендәге Биология музееның (Мәскәү) "17 баш сөяге һәм теш, яки Вакыт агымында кеше үзгәреше дигән күргәзмәсе эшли.

Экспозиция Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан оештырылган "Генетика, этник тарих һәм антропогенез" дигән семинар кысаларында эшли. Күргәзмә соңгы җиде миллион ел эчендә кеше үсешенең төп стадияләре турында сөйли.

Күргәзмә авторлары Россиянең башка бер генә музейларында да булмаган баш сөяге муляжлары коллекциясен туплаган.

Күчмә күргәзмә − Мәскәү Хөкүмәте үткәргән бәйгедә "Хәрәкәттәге музей" номинациясендә җиңүче дип табылган. Күргәзмә Бауман урамы, 20 адресы буенча 14нче гыйнварга кадәр эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading