16+

17 медаль – Татарстанныкы!

«Абилимпикс» чемпионаты призерлары Казанга җиңү алып кайтты. Гомумкоманда зачетында физик яктан мөмкинлекләре чикле Татарстан яшьләре – бронза медаль, ә шәхси зачетта – 7 алтын, биш көмеш һәм 5 бронза – барлыгы 17 медаль яулады.

17 медаль – Татарстанныкы!

«Абилимпикс» чемпионаты призерлары Казанга җиңү алып кайтты. Гомумкоманда зачетында физик яктан мөмкинлекләре чикле Татарстан яшьләре – бронза медаль, ә шәхси зачетта – 7 алтын, биш көмеш һәм 5 бронза – барлыгы 17 медаль яулады.

Татарстан данын 32 катнашучы яклаган. Алар бисердан үрү, чәчһәвәс сәнгате, ресторан сервисы, фотограф-репортер кебек юнәлешләрдә көч сынашкан. Катнашучылар арасында Татарстаннан бердәнбер мәктәп укучысы Артур Фикляев та бар. Ул көмеш медальгә ия булган. Егет ресторан сервисы компетенциясендә осталыкларын күрсәткән.

– Мәскәүдә чемпионатта 1,2 мең яшь профессионал катнашты. Мин ике көн чыгыш ясадым, бер көнне кунаклар өчен өстәл әзерләдем, салфеткалар ясау буенча ярыштык. Бу җиңү мине тагын да канатландырды, үз-үземә ышанычымны арттырды. Татарстанның җиңүенә өлеш кертүемә горурланам, – ди Андрей.

Җиңүче яшьләрне республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов каршылады.
– Безгә мөмкинлекләре чикле яшьләрнең икътисадта аерым урын биләүләрен күрсәтү мөһим иде. Без өлкәннәрнең һәм балаларның игътибарын төшенкелеккә бирелмәскә кирәклегенә җәлеп итәргә теләдек, – диде Рафис Борһанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading