16+

175нче Казан гимназиясе 1 сентябрьдә эшли башлаячак

Хәзер бинада торгызу эшләре алып барыла.

Хәзер бинада торгызу эшләре алып барыла.

11 майда коточкыч фаҗигадә җиде укучы һәм ике укытучы һәлак булган Казанның 175 нче гимназиясен агымдагы елның 1 сентябреннән ачарга җыеналар. Бу хакта Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары Илдус Насыйров хәбәр итте.

Хәзерге вакытта мәгариф учреждениесендә ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла. Яңа уку елы башында барлыкка киләчәк яңа бассейн касәсен ясыйлар. Бинаның күп өлеше үзгәрәчәк, беренче чиратта, фаҗигале вакыйгалар булган урында. Уку елы башланганчы Казанның 175 нче гимназиясенең 546 укучысы Анапада бушлай ял итәчәк. Балалар белән психологлар эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading