16+

20 майда Татарстан башкаласында «Казан марафоны – 2018» узачак

20 майда Татарстан башкаласында «Казан марафоны – 2018» узачак, дип хәбәр итә kzn.ru.

20 майда Татарстан башкаласында «Казан марафоны – 2018» узачак

20 майда Татарстан башкаласында «Казан марафоны – 2018» узачак, дип хәбәр итә kzn.ru.

Спорт чарасында Россия һәм татар эстрадасы артистлары, аерым алганда Родион Газманов, Эльмира Кәлимуллина һәм Тина Канделакиның катнашуы көтелә. Оештыру комитетына 6 меңнән артык гариза тапшырылган. Чарада катнашу өчен теркәлү түләүле, җыелачак барлык чаралар да Татарстан башкаласының Балалар республика клиника хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты»ның гаилә кунакханәсен үстерүгә китәчәк.

Чакырылган кунаклар, 3 чакрымлык дистанциядә ярышудан кала, марафонның «after-party» бәйрәмендә дә чыгыш ясаячак. Финишка килеп җитүчеләрнең барысына да медальләр биреләчәк, әлеге медальләр бәйрәмгә керү билеты булып тора. Эльмира Кәлимуллина әлеге акциядә өченче ел рәттән катнаша, былтыр ул марафонда Вера Брежнева һәм Нюша белән йөгерде.

Искәртеп китик, быел «Казан марафонында» шулай ук Гиннесс рекордлары китабының тәүлек буе йөгерү буенча рекордсмены Рөстәм Гыйниятуллин да катнашачак. Ул 42,2 км дистанцияне үзенең остазы Павел Морозов белән йөгерәчәк.

Масштаблы йөгерү чаралары 42,2 км, 21,1 км (ике дистанция дә 2000 елның 20 маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен каралган), 10 км (2004 елның 20 маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен) һәм 3 км (2007 елның 20 маенда һәм иртәрәк тууычылар өчен) дистанцияләре буенча уза. Яшь балалар 3 км дистанцияне бары тик марафонда катнашучы әти-әнисе җитәкчелегендә генә йөгерә ала.

Катнашу өчен timerman.org сайтында теркәлергә кирәк. Катнашучылар саны чикле һәм көн саен кими бара, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: visit-tatarstan.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading