16+

200 һәм 2000 сумлык ачаларда Казанны күрәсең килсә – тавыш бир!

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк.

200 һәм 2000 сумлык ачаларда Казанны күрәсең килсә – тавыш бир!

Яңа кәгазь акча банкнотларында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк.

Казаннан символлар картасына бишәр меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремле белән "Кол Шәриф" мәчете, янына тагын Казан федераль университеты да өстәлде. Бәйгедә күпчелек тавыш җыйган 3 объект 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнсен өчен, Россия Үзәк банкы үткәргән конкурста сез дә тавыш бирегез.

Тавыш бирү Твоя-Россия.рф сайтында бара. Конкурсның беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр бара. Теләгән һәр кеше шәһәрнең берәр географик объектын һәм аңа охшаш дүрт символ тәкъдим итә ала. Биш мең тавыш җыйган вариант автомат рәвештә икенче этапка күчә. 5-30 августта үткәреләчәк икенче этапта «Иҗтимагый фикер» фонды, россиялеләргә кайсы символ ошавын ачыклар өчен, алты мең кеше арасында сораштыру оештырырга ниятли. Алар нигезендә ун фаворит шәһәр һәм аларның икешәр символы сайланып алына. Конкурс җиңүчеләре 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында узачак тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading