16+

2016 елда 80 миллион квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган

2016 елда Россиядә 80 миллион квадрат метр чамасы торак тапшырылган. Бу 2015 елга караганда 5 миллион квадрат метрга азрак. Бу хакта "Стрелка" партнеры Алексей Муратов "Яшәү мохите: фатир һәм шәһәр" форумында җиткергән, дип хәбәр итә Татар-информ ТАСС агентлыгына сылтама белән.

"2015 елда Россиядә 85 миллион квадрат метр торак тапшырылган. Бу ел ил өчен торак тапшыруда рекордлы ел булды. 2016 елда Россиядә 80 миллион квадрат метр торак тапшырылды", - дип җиткергән Муратов.

Спикер сүзләренчә, Россия халкын торак белән тәэмин итү Көнчыгыш Европа дәрәҗәсенә җиткән һәм ул кеше башына 24-25 квадрат метрны тәшкил итә.

"Шулай итеп, соңгы ун еллыкта илдә торак белән тәэмин ителеш 40 процентка үскән. Чагыштыру өчен: Норвегиядә торак кеше башына 80 квадрат метр туры килә", - дип аңлаткан спикер.

Эксперт сүзләренчә, торак базарында якын арада яшьләрдә фатир сатып алуга ихтыяҗ кимиячәк.

"Шунлыктан, игътибарны балалы гаиләләргә юнәлтергә кирәк. Алар торакны бик нык уйлап, урынын карап сайлый", - дип саный Хорьков. Аналитиклар фикеренчә, "күп төзү"дән "яхшы төзү" концепциясенә күчәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading