16+

2016 елда Татарстанның бюджеты керемнәре 196,2 млрд. сум, чыгымнары – 202,0 млрд. сумны тәшкил итәчәк

2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар...

2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар...

2016 елда Татарстан Республикасы бюджеты программа характерында булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына һәм 2016 елга, 2017 һәм 2018 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты проектына багышланды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Алексей Песошин ассызыклаганча, республика бюджеты кытлык белән формалаштырылган.

Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты һәм Татарстан Республикасы бюджеты проекты турында республика финанс министры Радик Гайзатуллин сөйләде.

Ул шулай ук 2015 елның 8 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 162 млрд. сум күләмендә керемнәр кергән (139,4 млрд. сумы - салым һәм салым булмаган керемнәр, 22,6 млрд. сум - кире кайтарылмый торган килерләр).

2015 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына физик затлар керемнәренә салым буенча фараз - 57,4 млрд. сум, 2016 елга - 59,3 млрд. сум.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына оешмалар мөлкәтенә салымнар керү фаразы 2015 елда - 19,6 млрд. сум, 2016 елда - 19,7 млрд. сум.

2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының тулаем керемнәре 196,2 млрд. сум күләмендә, чыгымнары - 202,0 млрд. сум күләмендә, кытлык - 5,8 млрд. сум күләмендә фаразлана.

Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре 2016 елда 160,7 млрд. сум, чыгымнары - 166,5 млрд. сум, кытлыгы 5,8 млрд. сум тәшкил итәчәк.

Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елда берләштерелгән бюджетның беренчел һәм социаль әһәмияттәге чыгымнары 74,7 млрд. сум тәшкил итәчәк.

2016 елда мәгариф өлкәсе чыгымнары 63,4 млрд. сум булачак.

«Мәдәният һәм кинематография» бүлеге чыгымнары 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетында - 6,4 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетында 2,8 млрд. сум булыр дип фаразлана.

«Сәламәтлек саклау» бүлеге чыгымнары Татарстан Республикасы бюджетында 24,3 млрд. сум булачак.

«Социаль сәясәт» бүлеге чыгымнары 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетында - 17,6 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетында - 17,0 млрд. сум.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, утырышка йомгак ясап хәбәр иткәнчә, республика бюджетын формалаштыру буенча зур эш башкарылган. Ул Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты һәм Татарстан Республикасы бюджеты проектын 17 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта карарга тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading