16+

2016нчы елда 3 яшьтән зуррак булган барлык сабыйлар да балалар бакчасына урнаштырылачак

2016 елда 3 яшьтән зуррак булган барлык балалар да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылачак. Кичә Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, әнә шулай дип вәгъдә бирде. Аның сүзләренә караганда, быел гына да Татарстанда 11 мең 905 балага өстәмә урыннар булдырылачак. Моның өчен...

2016 елда 3 яшьтән зуррак булган барлык балалар да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштырылачак. Кичә Татарстан Дәүләт Советы утырышында республиканың Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, әнә шулай дип вәгъдә бирде. Аның сүзләренә караганда, быел гына да Татарстанда 11 мең 905 балага өстәмә урыннар булдырылачак. Моның өчен 73 яңа балалар бакчасы ачу планлаштырыла. Шулай ук балалар бакчаларын компьютерлар һәм интерактив җиһазлар белән баету дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың 29 балалар бакчасында "LEGO" комплектлары булдырылган, алар 1,5 яшьтән 7 яшькәчә балаларга исәпләнгән.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә дә ярдәм күрсәтелә. 2011 елда андый учреждениеләрнең саны 8 булса, 2014 елның башына 34 кә җиткән.

Узган ел 5 меңләп тәрбияче квалификация күтәрү курслары узган.

- Бу эш 2015 елда да дәвам ителәчәк. Быел 4,6 мең тәрбияче шундый курслар узар дип планлаштырыла, - диде ул һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияче һөнәренең "WorldSkills" һөнәри осталык конкурс хәрәкәтенә кертелүен Татарстанның инициативасы булуын атады. Шулай ук ул май аенда Казанда тәрбиячеләр арасында беренче тапкыр Россия милли чемпионаты кысаларында тәрбиячеләр арасында ярышлар узачагын да хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading