16+

2019 елда Татарстанда опека органнары 38 баланы гаиләсеннән алган 

2018 елда алар якынча 60 бала булган.

2018 елда алар якынча 60 бала булган.

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Андрей Кузьминга биргән интервьюда бәян итүенчә, 2019 елда Татарстанда опека органнары РФ Гаилә кодексының 77 маддәсе нигезендә 38 баланы гаиләсеннән алган. 

“Узган ел нәтиҗәләре буенча 38 бала гаиләсеннән алынды. 2018 елда алар якынча 60 бала  иде. Бу РФ Гаилә кодексының 77 маддәсенә нигезләнеп эшләнелә”, — ди Гүзәл Удачина.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, балаларны гаиләләрдән алу практикасын анализлау буенча ведомствоара эшче төркем оештырылган. Ул квартал саен Татарстанда балаларны ата-анасыннан алу белән бәйле вәзгыятьне күзәтә.

“Һәр районга чыкканда, без соңгы өч елда нинди сәбәпләр һәм нинди шартларда күпме бала гаиләдән алынуын анализлыйбыз”, — ди белгеч.

Моңа кадәр Россиядә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр һәм социаль хезмәт органнары вәкилләре үз вәкаләтләреннән файдаланып, балаларны ата-аналарыннан алу белән бәйле вазгыятьләр булган.

“2014 елда әлеге тема белән шөгыльләнә башлагач, тиешсез органнар балаларны алу турында карар кабул иткәнлеге һәм вазифаларыннан файдалану очраклары булуын ачыкладык. Соңгы ике ел дәвамында опека органнарыннан тыш, кемдер тарафыннан балаларны гаиләдән алу турында акт кабул ителү һәм аның нигезсез булу очраклары юк. Бу мәсьәлә буенча бөтен республиканы йөреп чыктык”, — дип өстәде ул.

Гүзәл Удачина белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була. Телевизион версияне “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында шимбә, 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карарга мөмкин.

Чыганак: “Татар-информ” МА
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading