16+

2020 елда бәйрәм ялларында парковкалар бушлай булачак

Казанда муниципаль парковкаларның 2020 елда түләү алмыйча эшләү тәртибен билгеләделәр. Шул хактагы карар шәһәрнең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган.

Казанда муниципаль парковкаларның 2020 елда түләү алмыйча эшләү тәртибен билгеләделәр. Шул хактагы карар шәһәрнең Документлар һәм хокукый актлары җыентыгында бастырылган.

Шулай итеп, транспорт чараларын парковка урыннарында урнаштырган өчен автомобильчеләрдән түләүле хезмәтләр бәйрәм көннәрендә һәм бәйрәмнәрне күчерү белән бәйле ял көннәрендә  алынмаячак. Төгәлрәк әйткәндә: 1 гыйнвардан – 8 гыйнварга кадәр, 24 февраль, 9 март, 1 майдан – 5 майга кадәр, 9 майдан –11 майга кадәр, 12 июнь, 4 һәм 6 ноябрь, шулай ук Ураза һәм Корбан гаете көннәрендә парковкаларда машина калдырган өчен түләргә кирәк булмый.
Хәзерге вакытта Казанда 156 муниципаль парковка бар. Муниципаль урам парковкалары эш көннәрендә һәм шимбәдә иртәнге сәгать 7дән кичке 9га кадәр эшли. Төнлә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) муниципаль урам парковкаларында транспорт чараларын урнаштыру өчен түләү алынмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading