16+

2021 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 5 млрд сумга 245,7 км юл ремонтланган

Узган ел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру актив барды.

Узган ел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру актив барды.

Милли проект буенча республикада юл челтәренең 98 объектында 5 млрд сумнан артык суммага 245,7 чакрым юл ремонтланган. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, 7 млрд сум өч эре проектны гамәлгә ашыруга кертелгән. Алар арасында - Казан - Шәмәрдән юлын ремонтлау бар. Объект 2021 елда файдалануга тапшырылган.

Башка ике әһәмиятле объектта эш дәвам итә. Бу Несмелов урамыннан М7 "Волга" трассасына кадәр юл төзү, аны 2023 елда гамәлгә кертү планлаштырыла, һәм 2024 елда тапшыру күздә тотыла торган Зур Казан боҗрасы участогы.
Моннан тыш, Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә ашыруга 370 млн сум акча кертелгән. Финанслау акчасына камералар, интенсивлык датчиклары, автоматилар сатып алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading