16+

2022 елгы Мәскәү Сабантуеның баш батыры дөнья чемпионы булды

 8-12 сентябрь көннәрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә Үзбәкстан Республикасы Президенты призына билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.

 8-12 сентябрь көннәрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә Үзбәкстан Республикасы Президенты призына билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты узды.

Анда якташыбыз, 2022 елгы Сабантуйның баш батыры Эмиль Низаметдинов катнашкан, ул 90 килограмм авырлык категориясендә чемпион исеме яулаган. 
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
—  Мин Түбән Новгород өлкәсенең Рыбушкино авылында тудым һәм мәктәптә укыганда ук Сабантуйларда көрәшә башладым. Анда мине тренер Сергей Штырков күреп алды һәм Мәскәүгә күчәргә тәкъдим итте. Минем беренче тренерым танылган дөнья һәм Россия чемпионы Ханнән Мусин иде. 14 ел инде мин профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләнәм һәм Россия җыелма командасы составында өч тапкыр дөнья чемпионатларында катнаштым, призер булдым. Көрәш — билбау көрәше-милли спорт төре һәм мин татарларның спорт традицияләрен үстерүгә үз өлешемне кертергә теләдем, - дип сөйләгән спортчы.- Халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә һәм кагыйдәләрсез көрәшкә күчәсем килә. Дөнья чемпионатларында чыгыш ясаганда мин Россиянең дә, татарларның да спорт данын яклыйм.

Главный батыр Московского Сабантуя-2022 стал чемпионом мира

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading