16+

2023 ел башыннан Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше һәлак булган

Яңа ел каникулларының җиде көнендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 77 кеше зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Яңа ел каникулларының җиде көнендә Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә 77 кеше зыян күргән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Яңа ел башыннан Татарстанда барлыгы 47 авария булган, аларда 77 кеше зыян күргән. Тагын җиде кеше һәлак булган. Үлемгә китергән аварияләрнең барысы да каршы як полосага чыгу белән бәйле килеп чыккан.

Алда барган транспорт чарасын узу максаты белән каршы як хәрәкәт полосасына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора. Машина йөртүчеләр үз сәламәтлеген генә түгел, ә башка машина йөртүчеләрне дә куркыныч астына куя. Маңгайга - маңгай килеп бәрелешү бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләренә таянып эш итәргә чакыра. Ашыгып, узышып йөрмик. Юлда бер секунд та кеше гомеренең язмышын хәл итә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading