16+

20дә дә министр кәнәфиенә утырып була

20 яшен дә тутырмаган килеш, министр кәнәфиенә утырып буламы? Була икән. 25-28 апрель көннәрендә узучы Россиянең IX яшьләр хакимияте Ассоциациясе корылтаенда әнә шундый министрлар Казанга җыелды. Алар илнең яшьләр хакимияте вәкилләре.

20 яшен дә тутырмаган килеш, министр кәнәфиенә утырып буламы? Була икән. 25-28 апрель көннәрендә узучы Россиянең IX яшьләр хакимияте Ассоциациясе корылтаенда әнә шундый министрлар Казанга җыелды. Алар илнең яшьләр хакимияте вәкилләре.


Татарстан Республикасы Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзен яшьләргә "хезмәттәшләр" дип эндәшүдән башлады. Яшьләр сәясәте вәкилләре дә бит төрле ведомство җитәкчеләре, министрлыклар ярдәмчесе вазифасын үти.

- Без яшьләребез белән горурланабыз. Татарстанда бик күп башлангычлар, иҗтимагый проектлар яшьләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Безнең һәрберебез яшьлектән үсеп чыккан. Мин 42 яшемдә булсам да, әле дә 18дә кебек. Хәзер дә миллионлаган инициативаны тормышка ашырырга әзермен. барысы да дөньяга караштан тора, - диде Ләйлә Фазлыева.

Илнең 60 төбәгеннән килгән 130лап яшь сәясәтче өч көн дәвамында Татарстан хакимияте тәҗрибәсе белән таныша. Элек мондый съездлар 2008 елдан алып бары тик Мәскәүдә генә үткән. Әле узган ел гына традициясен бозып Воронеж каласына күчкән. Хәзер исә ул шулай төбәкләр буйлап йөриячәк.
Яшьләр хакимияте олылардан бер дә аерылмый. Биредә эшләүчеләр төрле министрлыкларда тәҗрибә туплый, яшьләргә кагылышлы проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Татарстан яшьләр хакимияте ни бары дүрт ай элек формалашкан. Бирегә "Кадрлар резервы" республика проекты җиңүчеләре генә эләгә ала. Яшьләр хакимияте рәисе вазифасын Дина Гайзатуллина башкара. Хакимияттә 23 кеше, араларында студентлар, укытучылар, эшче яшьләр дә бар.

- Соңгы ике елда безгә 14 яңа субъект кушылды. Татарстан моның бер мисалы. Эшли башлауларына шул кадәр аз вакыт булып та, безне кабул итә алган өчен республика хакимиятенә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Ассоциаия зураюына карамастан, сыйфат ягы аксамый. Хәзер яшьләр хакимиятенең эш дәрәҗәсен арттырырга кирәк, - диде Россиянең яшьләр хакимияте Ассоциация рәисе Сергей Конев.

Ул шулай ук 2016 ел аралыгында илнең биш иң яхшы яшьләр хакимиятен атап китте. Җиңүчеләр дип Рязань, Саха Республикасы, Красноярск крае, Воронеж өлкәсе, Ямал-Ненец автоном округы табылды. Яшьләр Россия Федерациясе Хакимияте каршындагы Финанс университетының политология факультетына льготалы шартларда укырга керү мөмкинлеге отты.

Аеруча да Воронеж яшьләре актив булып чыкты. Бүләк алу өчен җитәкчеләре Мария Ковалевага дүрт тапкыр залга чыгарга туры килде.
- Без 2009 елда формалаштык. Ике ел саен составыбыз үзгәреп тора, ел саен квалификацияне тикшерәләр. Безнең эшкә килү өчен сайлаулар оештырабыз, яшьләргә кейслар чиштерәбез, - ди Мария.

Күршеләребез Ульяновский өлкәсе исә рейтинг буенча былтыр 35нче урында гына булса, хәзер иң яхшылар унлыгына күчкән.
- Иң ошаган проектларның берсе - "Тормыш бүләк ит" дип атала. Биредә яшьләр балаларын төшерергә җыенучы аналарны кире күндерә. Юридик һәм консультация ярдәме күрәтә. Ульяновскиның губернаторы белән еш очрашабыз. Аралашу рәсми булмаган рухта бара. Шулай ук финанс грамотасы, экология, спорт юнәлшендә дә актив эшлибез, - диде Ульяновский яшьләр хакимияте рәисе Марина Рогаткина.
Съезд барышында яшьләр Казанда имән агачлары утырта. Әлеге аллея Яшьләр хакимияте исемен йөртәчәк. Футбол ярышларында катнашачак, төрле утырышлар, килешүләр дә төзиячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading