Россия Федерациясе Советы рәисе Валентина Матвиенко Россия Иҗтимагый палатасының 21 яше тулмаганнарга исерткеч эчемлекләр сатуны закон нигезендә тыю турындагы тәкъдимен хуплаган, дип яза «Известия».
Иҗтимагый палата әгъзасы, "Аек Россия" федераль проекты җитәкчесе Солтан Хамзаев сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләү буенча, Матвиенко җитәкчелегендә, махсус төркем оештырылачак. Исерткеч эчемлекләрне 21 яшькә кадәргеләргә сатуны тыю турындагы мәсьәлә элек тә күтәрелгән иде. Аңа каршы чыгучылар моны балигъ булмаганнарның хокуклары кысылу белән аңлатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар