16+

21 яшьлек ана яшь ярымлык улын чыбыркы белән кыйнап торган

Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Менделеевск районының Татар Тәкәше авылында яшәүче 21 яшьлек хатын-кызга карата балигъ булмаган баланы җәзалау буенча җинаять эше кузгатты.

Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Менделеевск районының Татар Тәкәше авылында яшәүче 21 яшьлек хатын-кызга карата балигъ булмаган баланы җәзалау буенча җинаять эше кузгатты.

Аны кечкенә улын даими рәвештә газаплап торуда гаеплиләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, агымдагы елда кыз даими рәвештә яшь ярымлык улын кыйнап торган, тәрбияләү чарасы буларак хәтта чыбыркы да кулланган. Шулай ук яшь ана берничә тапкыр сабыйны салкын мунчада бикләп калдырган. Бу хәл турында опека органнарына мәгьлүум була. Баланы хастаханәдә дәвалаганнан соң, сабыйлар йортына урнаштырганнар.

Җинаятьче ана үз гаебен таныган. Якын арада тикшерүче психолог-психиатрия экспертизасы билгеләячәк һәм гаепләү белдереләчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading