16+

23 яшьлек егет хатыны күз алдында һәлак булган

Урал егете сатып алынган яңа машинасын өенә алып кайтканда юл һәлакәтенә юлыга.

Урал егете сатып алынган яңа машинасын өенә алып кайтканда юл һәлакәтенә юлыга.

5 мартта Серов-Ивдель трассасының өченче чакрымында 23 яшьлек Эдуард Карионов һәлак булган. ВАЗ-2114 руле артындагы ир бозлавык юлда машина белән идарәне югалта һәм каршы як юлга килеп чыга, биредә Volvo белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән 23 яшьлек ир урында ук вафат була.
- Лада машинасы артыннан килүче Chevrolet Cruze автомобиле белән 26 яшьлек хатын идарә иткән, ул могҗиза белән генә юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмыйча кала, - дип хәбәр иткән Свердловск өлкәсенең ЮХИДИ идарәсе. Ачыкланганча, Chevrolet Cruze машинасы руле артында ВАЗ-2114 шоферының хатыны булган. Ягьни аның күз алдында ире һәлак булган.  

Эдуардның дуслары аның заводта электрик булып эшләве турында сөйләгәннәр. Бу фаҗигале көнне сатып алынган машинасын үз өенә, Краснотурьинскка алып кайтышы булган.
- Эдик яхшы кеше иде, һәрвакыт ярдәмгә килде, бер дә баш тартмый иде. Аның белән балачактан ук таныш, балачакта бергә уйнап үстек, - дип сөйләгән "Комсомольская правда" журналистларына һәлак булган егетнең дусты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading