16+

23 яшьлек ир ике айлык баласын үтергән

Ул кешене үтергәнче кыйнаганы өчен җәзага тартылган булган инде. 

Ул кешене үтергәнче кыйнаганы өчен җәзага тартылган булган инде. 

Туринск шәһәрендә 23 яшьлек ир беренче тапкыр күкрәк баласы белән үзе генә калган. Бала бик каты елагач, башына сугып үтергән. Ул моны баланың бертуктаусыз елавы һәм үзенә ял итәргә комачаулавы белән аңлаткан. Баланың әнисе – 18 яшьлек Анастасия үз эшләре белән бер сәгатькә чыгып киткән булган. Кайтып кергәндә, ире кухняда сыра эчеп утырган, ә бала тәрәзәсе ачылган бүлмәдә яткан. Яшәү билгеләре күренмәгәч, Анастасия аны суык бүлмәдә өшегәндер дип апасына чыгып чапкан. Анысы ашыгыч ярдәм чакырткан. Экспертиза күрсәткәнчә, әтисе сабыйның башына икешәр тапкыр ике учы белән суккан. Бала аңын югалткач, тәрәзәне ачып куйган. Аңа карата җинаять эше ачылган.  
“КП” язганча, бу ир кешене үтергәнче кыйнаганы өчен җәзага тартылган булган инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading