16+

25-50 яшьтә ВИЧ-инфекциядән ничек сакланырга?

СПИД үзәге белгечләре Татарстанның хезмәт коллективларында актив кисәтү эше алып бара.

СПИД үзәге белгечләре Татарстанның хезмәт коллективларында актив кисәтү эше алып бара.

Эшкә сәләтле яшьтәгеләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары артканнан-арта бара. Моның сәбәбе – әлеге категориягә караган кешеләрнең бу хакта мәгълүматы аз булу. Татарстанда кабат ВИЧ-инфекция эләктергән кешеләрнең 85 процентын 25-50 яшьтәгеләр тәшкил итә. Аларның күпчелеге үзләрен бу чирне йоктыру куркынычы янаган төркемгә гомумән кертми. Шул ук вакытта вирус 67 процент очракта җенси юл белән күчә.

– Тышкы кыяфәтенә карап кына кешенең ВИЧ-инфекция белән авырыймы-юкмы икәнлеген билгеләү мөмкин түгел. Эксперт-тест – ВИЧ-статусың нинди икәнлеген белүнең иң тиз, уңайлы һәм югары нәтиҗә бирә торган алымы. Аның нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат сер итеп саклана. Бу хезмәт бушлай күрсәтелә, – ди ТР СПИД үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Лилия Мөхәммәтҗанова.
Әлеге уңайдан Татарстанда яшәүчеләр тормышыннан берничә мисалга тукталыйк. Шуларның берсе – 44 яшьлек хатын-кыз, кияүдә түгел, шәхси фирмада хисапчы булып эшли, ялгызы өч бала тәрбияли. Ул соңгы тапкыр 2016 елның апрель аенда ВИЧка тест узган, нәтиҗәсе тискәре булып чыккан. 2017 елның октябрендә экзема уңаеннан дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать иткән һәм ВИЧка тикшеренү узган. Нәтиҗә уңай булган. СПИД үзәге белгечләре ачыклаганча, хатын-кыз соңгы ике елда 42 яшьлек ир-ат белән очрашкан, ул аңа үз диагнозы хакында берни дә әйтмәгән. Хәзер аларның юллары аерылган.

Татарстанда яшәүче 41 яшьлек ир-ат монтажчы булып эшли, инде 16 ел гаилә тормышы белән яши. Ир белән хатын 13 һәм 9 яшьлек ике бала тәрбияли. Бүген өченче сабыйларын көтәләр. Хатын көмәнле вакытта ир-ат мәҗбүри тикшеренү узган һәм анда ВИЧ-инфекция тапканнар. Ул наркотиклар кабул итмәгән, әмма саклану чаралары кулланмыйча гына чит хатыннар белән җенси элемтәгә кергән. Вирус йоктыруга нәкъ шул сәбәп булган да. Хатынының ВИЧ-инфекциягә тикшеренү нәтиҗәләре уңай булып чыккан.
46 яшьлек ир-ат шәхси предприятие директоры булып эшли. Яшь вакытында ул психоактив матдәләр кабул иткән. ВИЧ-инфекциягә тикшеренү үтмәгән, сәламәтлегенә бәйле җитди проблемалар булмаган.
Салкын тиеп авырган чагында да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән. Тешен дәвалаган вакытта анда очраклы рәвештә ВИЧ-инфекция тапканнар. Комплекслы тикшеренүдән соң дәвалау билгеләгәннәр. Хәзер СПИД үзәге белгечләре алдында аның ничә хатын-кызга вирус йоктыру ихтималын ачыклау бурычы тора.

ТР СПИД үзәге белгечләре фикеренчә, бүгенге көндә үз сәламәтлеге турында кайгыртучы аек фикерле һәр кешенең үзенең кан төркемен белү һәм даими рәвештә флюорография үтүдән тыш, ВИЧ-статусы хакында да мәгълүматы булырга тиеш. Авыруны иртә ачыклау ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең тормыш сыйфатын саклау өчен тиешле чаралар күрергә, шулай ук сау-сәламәт балалар табарга мөмкинлек бирә.
Хезмәт коллективларында адреслы кисәтү эше ВИЧ-инфекциянең таралуына каршы торуда нәтиҗәле алым булып тора. ТР СПИД үзәге һәм башка дәвалау учреждениеләре белгечләре республика предприятиеләре һәм оешмаларында ел дәвамында даими рәвештә очрашулар һәм лекцияләр үткәрә. Алар куркыныч вирусның нинди юллар белән күчүе хакында сөйли, экспресс-диагностика уздыра. Быел дәүләт гамәли оптика институты, Казан дәүләт дары заводы, төгәл машиналар төзү заводы, Казан компрессорлар төзү заводы, Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы, «Татнефть» ГАҖ һ.б. предприятиеләрдә күчмә тикшерүләр үткәрелгән. 2018 елгы кампания вакытында республиканың 50дән артык предприятиесе һәм учреждениесендә кисәтү чарасы уздырылган, барлыгы 977 кеше (шуларның 876сы – экс-пресс-алым кулланып) тикшерелгән.

Наталья РЫБАКОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading