16+

25 елдан соң диспансер яңартылды

Яңартылган хастаханәне халык 1993 елдан бирле көтә.

Яңартылган хастаханәне халык 1993 елдан бирле көтә.

Республика туберкулезга каршы көрәш диспансерының Шаляпин урамындагы бинасында төзекләндерү эшләре финанс мөмкинлекләре булмау сәбәпле гел кичектерелеп килде. Ниһаять, 2017 елда ремонтны кабат башладылар. Һәм яңа бина тиздән ишекләрен ачарга әзер. Журналистларны яңартылган диспансер белән таныштырдылар.

Республика туберкулезга каршы көрәш диспансерының баш табибы Алексей Алексеев әйтүенчә, бинаның гомуми мәйданы 1893 квадрат метрны тәшкил итә. Биредә диспансер бүлеге, клиник лаборатория, анализлар тапшыру урыны, УЗИ кабинетлары, рентген-диагностика бүлеге дә урнашкан. Бар бүлмәләр заманча техника белән җиһазландырылган.

Хастаханәдә балаларда туберкулез инфекциясен билгели торган заманча җайланма да бар. Ул баладагы авыруны көнендә үк ачыкларга ярдәм итә. Диспансерда республиканың ерак районнары белән телемедицина җайланмалары ярдәмендә эшләү мөмкинлеге дә булдырылган. Яңартылган диспансерда авыру балалар белән сәламәт пациентлар аерым көннәрдә кабул ителә.
Бинаның төзелеше 174,9 миллион сумга төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading