16+

25 мартта бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

25 март - Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне.

25 март - Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне.

Татарстанда мондый ярдәм Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә, «Бердәм Россия» партиясенең район (шәһәр) бүлекләре иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә, Татарстанның Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсендә, Россия Юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлегенең Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә - барлыгы 56 пунктта эш көне дәвамында (Казанда - 9.00-17.00, районнарда һәм башка шәһәрләрдә - 8.00-16.00 сәгать­ләрдә) күрсәтеләчәк.

Югарыда санап үткән кабул итү бүлмәләренең Казандагы адреслары:
1. Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе - Казан, Кремль урамы, 12/20 нче йорт;

2. «Бердәм Россия» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе - Казан, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт (10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр);

3. Татарстанның Иҗтимагый палатасы кабул итү бүлмәсе (Түләүсез юридик ярдәм үзәге) - Казан, Кремль урамы, 1 нче кат;

4. «Бердәм Россия» партиясенең Авиатөзелеш районындагы бүлеге - Казан, Дементьев урамы, 2‑Б йорты, 106 нчы офис;

5. «Бердәм Россия» партиясенең Вахитов районындагы бүлеге - Казан, Сул як Болак урамы, 48/1 нче йорт, 5 нче бүлмә;
6. «Бердәм Россия» партиясенең Киров районындагы бүлеге - Казан, Халтурин урамы, 16 нчы йорт;

7. «Бердәм Россия» партиясенең Мәскәү районындагы бүлеге - Казан, Восстание урамы, 34 нче йорт;

8. «Бердәм Россия» партиясенең Яңа Савин районындагы бүлеге - Казан, Четаев урамы, 50 нче йорт, 2 нче кат, 202 нче бүлмә;

9. «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе районындагы бүлеге - Казан, Ипподром урамы, 17 нче йорт, 2 нче бүлмә;

10. «Бердәм Россия» партиясенең Совет районындагы бүлеге - Казан, Себер тракты урамы, 20 нче йорт;

«Бердәм Россия» партиясенең башка район бүлекләре адреслары Татарстан Юстиция министрлыгының «Россия юристлары ассоциациясе» бүлегендә (http://minjust.tatarstan.ru/rus/assocjurist.htm) һәм Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге сайтында alrf16.ru күрсәтелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading