16+

26 майда сөрән сугучыларга кушыл! (ПРОГРАММА)

Авыл кешесенә сөрән сугуның ни икәнен аңлатып торасы юк. Сабан туе якынлаша башлауга колга башына яулык, метрлы ситсалар, чигүле сөлгеләр асып өйдән-өйгә кереп бүләк җыючыларны кем белми инде. Авылның бер башында гармун тавышы ишетелүгә бөтен бала-чага шунда йөгерә гадәттә. Чигүле кулъяулыклар белән бизәлгән ат артыннан яреп йөрүчеләр күбрәк булган саен...

Авыл кешесенә сөрән сугуның ни икәнен аңлатып торасы юк. Сабан туе якынлаша башлауга колга башына яулык, метрлы ситсалар, чигүле сөлгеләр асып өйдән-өйгә кереп бүләк җыючыларны кем белми инде. Авылның бер башында гармун тавышы ишетелүгә бөтен бала-чага шунда йөгерә гадәттә. Чигүле кулъяулыклар белән бизәлгән ат артыннан яреп йөрүчеләр күбрәк булган саен...

Авыл кешесенә сөрән сугуның ни икәнен аңлатып торасы юк. Сабан туе якынлаша башлауга колга башына яулык, метрлы ситсалар, чигүле сөлгеләр асып өйдән-өйгә кереп бүләк җыючыларны кем белми инде. Авылның бер башында гармун тавышы ишетелүгә бөтен бала-чага шунда йөгерә гадәттә.

Чигүле кулъяулыклар белән бизәлгән ат артыннан яреп йөрүчеләр күбрәк булган саен бу эш үзе бер тамашага, бәйрәмгә әйләнә башлый.

Авыл-авыл шул инде дияргә ашыкмагыз әле. Быел казанлылар да Сабан туеның алшарты булган сөрән сугуда катнаша алачаклар. Бу башкалага килгән туристлар өчен дә кызык бер тамаша булачак, диләр аны оештыручылар. Җыелган бүләкләр шәһәр Сабан туенда җиңүчеләргә тапшырылачак. Бу хакта "Татмедиа" да узган матбугат киңәшмәсендә тәфсилле сөйләшү булды.

Сөрән сугу 26 май көнне иртәнге тугызда Иске Татар бистәсендә башланып китәчәк. Чараның нәкъ менә Иске татар бистәсендә башланып китүе табигый. Әгәр дә без Казан кирмәнен башкаланың йөрәге дибез икән, Иске татар бистәсе бу очракта аның җаны,- ди "Иске шәһәр" префектурасы" җитәкчесе Марат Усманов.

Чигүле сөлгеләр белән бизәлгән атларда шәһәр буйлап бүләк җыярга чыгучылар беренче тукталышны Камал театры янында ясаячак. Анда Камал театры атристлары, Мәдәният институты укытучылары, студентлары әлеге вакыйга белән бәйле үзенчәлекле йолаларны күрсәтәчәкләр. Авылларда сакланып калган йолаларны берәмтекләп җыясы да җыясы әле безгә. Дөрестерме, юктырмы әйтик, әнә Кукмара районы Күкшел авылында бүләк җыючылар киез итек киеп чыгалар икән. Булыр. Ни дисәң дә итек басучылар ягы бит Кукмара. Ә менә камаллылар сөрән сугучылар янына берничә минутка гына булса да, үзләренең атаклы "Зәңгәр шәл" ләре белән чыгарга җыена икән.

Икенче тукталыш Сәлимҗанов урамы янындагы "Планета Фитнес" комплексы янында булачак. "Казан ярминкәсе" үзәге сөрәнчеләр тукталган соңгы нокта. Казан шәһәренең туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетының директор вазифаларын вакытлыча башкаручы Дарья Санникова әйтүенчә, ул көнне "Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышында катнашучы 200 делегат та әлеге матур йоланың шаһитләре булачак. Сөрән сугу йоласы 1000 еллык тарихы булган шәһәргә янә бер матур бизәк өстиячәк, диләр оештыручылар.

Инде шунысы да мәгълүм, сөрән сугучылар арбасына үз бүләкләрен салырга 60лап оешма теләк белдергән. Арада хәтта махсус заказ белән "Тула" самавары ясатучылар да бар ди! Бүләк мәсьәләсендә беркемнең дә мөмкинлеген дә, фантазиясен дә чикләүче булмаган.

Сөрән сугучылар сигезләп җигүле ат белән Иске татар бистәсеннән Мәрҗани, Татарстан, Сәлимҗанов, Павлюхин, Оренбург тракты урамнары аша узачак,- ди оештыручыларның берсе Казан шәһәре һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов. Аның әйтүенчә, әлеге чарада җыр-бию тынып тормаячак, капчык киеп йөгеүчеләрне дә, кашыкка күкәй салып узышучыларны да күрәчәкбез. Кыскасы, Сабан туеның рухын һәркем тоячак.

ПРОГРАММА:

8.30 - Мәрҗани урамы, 8 нче йорт янында атлар җигелә башлый. Биредә мастер класслар, фотозона эшлиячәк, тәм-томнан өстәлләр сыгылып торачак.

9.00-11.00 - Концерт программасы. "Сабан туе бүләкләре"н тапшыру.

11.00 - Сөрән сугучылар кузгала.

11.30 - Камал театры каршындагы мәйданда тукталу.

12.00 - "Планета Фитнес" янында тукталыш.

13.00 - "Казан ярминкәсе" үзәге янында тукталыш.

13.00 - "Берләшкән шәһәрләр һәм Җирле хакимиятләр" Бөтендөнья оешмасының башкарма бюросы утырышында катнашучы делегатлар өчен бәйрәм церемониясе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading