16+

27 июньдә алдан тавыш бирүләр узачак

Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатлар сайлаучылар белән 27 июньдә очрашачак. Әлеге датаны Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатны тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләделәр.

Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатлар сайлаучылар белән 27 июньдә очрашачак. Әлеге датаны Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатны тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләделәр.

Быел 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатын партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. 13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча инициатив төркемгә Татарстанның "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалары дүрт кандидатны яклап мөрәҗәгать итте. Алар - Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм сәясәтче Олег Морозов. Рөстәм Миңнехановны унике иҗтимагый оешма, ә калганнарны берәр оешма тәкъдим итте.

Бүген Казанда инициатив төркемнең чираттагы утырышында шушы дүрт кешедән торган кандидатлар исемлеге, аларның сайлаучылар белән очрашу көне, сайлаучылар һәм исәпләү комиссиясе исемлекләре расланды. Шулай ук сайлау бюллетене һәм исәпләү комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе формалары кабул ителде. Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән сайлаучылар исемлегенә "Бердәм Россия" партиясе ягыннан - 818 кеше, иҗтимагый оешмалардан 818 кеше кергән. Араларында пенсионерлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, гомумән, бөтен социаль катлау вәкилләре бар. Исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшләячәк, комиссиянең рәисе итеп Татарстанның ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков сайланды. Кандидатларның сайлаучылар белән очрашу көне 27 июньгә билгеләнә, әлеге чараны Казанның Теннис үзәгендә уздырырга ниятлиләр.

Праймеризга кагылышлы яңалыкларны www.праймериз-рт.рф сайтыннан да карап барырга мөмкин. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы ачыкланачак һәм анда дүрт кандидаттан өчесенең генә исеме урын алачак. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге 4 июльдә үтәчәк конференциядә әлеге рейтингка таянып, Татарстан Президенты вазифасына үз кандидатын тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading