16+

32 хатын-кызны үтергән Идел буе маньягын табучыга 3 миллион бирәләр

Ике елдан кимрәк вакыт эчендә ул Русиянең сигез төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә 32 хатынны үтергән.

Ике елдан кимрәк вакыт эчендә ул Русиянең сигез төбәгендә – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Свердловск, Ульяновск, Самара һәм Иваново өлкәләрендә 32 хатынны үтергән.

Аны табарга ярдәм итүчегә 3 миллион сум түләргә вәгъдә итәләр. Ул иң күп кеше үтереп, әлегә иректә калган бердәнбер җинаятьче санала. Маньяк шәһәрдән шәһәргә күчеп, үзен социаль яки коммуналь хезмәткәр итеп күрсәтеп, олы яшьтәге хатын-кызларны үтергән. Сигез ел буе оперативниклар аның эзенә төшә алмый.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, маньяк җинаятьләрен 2011-12 елларда Идел буенда һәм Уралда кылган. Ул һәр җинаятен кылыр алдыннан башта барысын да җентекләп планлаштырган. Гадәттә ул корбаны итеп биш катлы "хрущевка"ларда яшәүче 75-90 яшьлек хатын-кызларны сайлаган. Мескеннәрнең кайберсен, урамда очратып, авыр сумкаларын өенә кадәр илтергә булышкан. Подъездга кергәч, әбинең күршеләренә йөзен күрсәтмәскә тырышкан. Фатирда җинаятьче перчатка киеп эш иткән һәм соңыннан, этләр эз алмасын өчен идәнгә кер порошогы сибеп киткән.

Шулай да җинаятьче хаталар да җибәргән. Берсендә корбанының өченче катындагы фатирының тәрәзәсеннән сикереп кача. Икенче тапкыр подъезддагы видеокүзәтү камерасына эләгә. Шулай итеп, җинаятьченең сурәте пәйда була, ләкин аның файдасын күрмиләр. Сигез елда маньякны эзләүдә хокук саклау органнары аның эзенә төшү түгел, хәтта шәхесен дә ачыклый алмаган. 2012 елдан бирле маньяк берәр җирдә качып ята дип санала. Тик ул тактикасын үзгәртеп, башка төбәкләрдә дә кара эшен дәвам итәргә бик мөмкин, дип яза "Кызыл таң".

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading