16+

4 айга төрмәгә утырталар, яки вакцинадан баш тарткан өчен штраф кертелерме?

Штраф түләмәсәң – 4 айга төрмәгә утырталар.

Штраф түләмәсәң – 4 айга төрмәгә утырталар.

Кремльдә вакцина кадатмаган өчен, Австриядәге кебек, штраф түләтү яки төрмәгә утырту кебек чаралар күрергә җыенмыйлар. Әлеге сорауга Россия Президенты Владимир Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков ачыклык кертте, дип яза ТАСС. Песков билгеләп үткәнчә, Россиядә андый чаралар кертүгә юл куймаячак. Австриядә коронавируска каршы прививкадан баш тарткан өчен 3600 евро күләмендә штраф түләттермәкчеләр. Штраф түләмәсәң – 4 айга төрмәгә утырталар.  
Вакцина кадатмаган өчен штраф кертү турындагы тәкъдимгә карата Россия Президенты Владимир Путин да үз фикерен әйткән иде. Аныңча, вакцинация темпын административ басым ясамыйча гына арттырырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading