16+

4 фәннән – 400 балл!

Мәскәүнең 179нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев Бердәм дәүләт имтиханында рус теле, математика, биология һәм химиядән 400 балл җыйган. Егет һәр имтиханын 100әр баллга тапшырган дигән сүз бу.

4 фәннән – 400 балл!

Мәскәүнең 179нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев Бердәм дәүләт имтиханында рус теле, математика, биология һәм химиядән 400 балл җыйган. Егет һәр имтиханын 100әр баллга тапшырган дигән сүз бу.

Моннан тыш, Руслан информатика фәнен – 83, физиканы 98 баллга тапшырган. 
Руслан Сәлимгәрәев БДИ нәтиҗәләрен белгәч, дәүләт хезмәтләре порталы ватылган дип уйлаган. «Шуңа күрә дә ул сайтның берничә тапкыр 100 балл итеп чыгаруына баш ваттым», – дип җиткерә Русланның сүзләрен «Интертат» электрон газетасы. 
Руслан яшьтәшләре кебек гап-гади малай булып үскән. Буш вакытында гитарада уйнарга яраткан, йөгергән, тәрәзә төбендә төрле үсемлекләр үстергән. Хәзер ул Мәскәү дәүләт университетында инженерия һәм биоинформатика юнәлеше буенча белем алырга җыена. Хыялы – киләчәктә яңа үсемлекләр сортларын уйлап табу.
Сүз уңаеннан, 2013 елда Киров шәһәрендә укучы Александр Малышев та рус теле, химия, физика һәм биологияне 100 баллга тапшырган иде. Бу рекордны биш елдан соң Руслан Сәлимгәрәев кабатлады.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading