16+

43 миллион акча күчәчәк

Түләүләр автомат рәвештә башкарыла, кешеләргә бернинди гариза язарга кирәк түгел.

Түләүләр автомат рәвештә башкарыла, кешеләргә бернинди гариза язарга кирәк түгел.

Пенсиягә бер тапкыр бирелә торган түләүне күчерү Россиянең барлык төбәкләрендә дә башланды. Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгы хәбәр итә. Бүген кредит оешмаларында ачылган банк карталарына яки счетларына пенсия алучы пенсионерларга өстәмә акчалар килә башлады. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында ачыклап киткәнчә, гадәттәгечә, Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр түләүләрне барыннан да элек ала башлаган. Түләүләр автомат рәвештә башкарыла, кешеләргә бернинди гариза язарга кирәк түгел.
– Бүгенге көнне Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә Саклык банкында пенсионерлар өчен дәүләттән 60 проценттан артык социаль түләүләр клиентларның исәп-хисапларына күчерелгән инде. Калган түләүләр бүген 17.00 сәгатькә кадәр күчереләчәк. Клиентлар банк офисына актив килә, анда аларга безнең хезмәткәрләр булыша. Барлык системалар да штат режимында эшләнә, клиентлар гадәти режимда түләүләрне тоткарлыксыз ала, – дип билгеләп үтте Сбербанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары Александр Ведяхин.
Өйдә пенсия алучы гражданнар, мәсәлән, «Россия почтасы» аша чираттагы пенсия белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләү алачаклар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президент Владимир Путин указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе территориясендә яшәүче һәм пенсия алучы барлык гражданнарга биреләчәк. Пенсия фонды аша барлыгы 43 миллион пенсионер бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading