16+

46 Бөек Ватан сугышы ветеранына фатир бирелә

46 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа торак белән тәэмин ителәчәк.

46 Бөек Ватан сугышы ветераны яңа торак белән тәэмин ителәчәк.

16 майда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллекләрендә сугыш ветераннары социаль ипотека килешүен төзи, төзелеп килә торган һәм төзелгән йортларда фатирлар сайлый башлады. Казан төбәкара вәкиллегендә генә дә бүгенге көнгә шундый 12 килешү төзелгән.
Сүз уңаеннан, фонд адресына март аенда торакка субсидия алган Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлеге җибәрелгән. Исемлектә 123 ветеран исәпләнә, аларның 47се торак шартларын фонд ярдәмендә яхшыртырга теләк белдергән. Казанда алар - 20 (берсе 16 май көнне фатир алган да инде), Биектауда - 1, Лаешта - 3, Яшел Үзәндә - 9, Чаллыда - 14. 2017 елгы төзелеш планына бу мәгълүматлар кертелмәгән булганлыктан, фонд фатирларны әзер яки төзелеп килә торган йортлардан бирү мөмкинлеген эзләгән. Моннан тыш, фонд ел саен алар аша фатир алучы һәр ветеранга 3 кв м бүләк итә.
Исегезгә төшерәбез, 2017 ел башыннан торак программаларын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 132 415 кв м булган, 2 784 фатирга исәпләнгән 62 йорт тапшырылган. Шул исәптән 1094 фатирга исәпләнгән алты йорт (59 927 кв м) Казанда төзелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading