16+

5 игезәк кыз тапкан ханым УЗИга бармаган булган

Һиндстанда яшәүче ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя.

5 игезәк кыз тапкан ханым УЗИга бармаган булган

Һиндстанда яшәүче ханым уйламаганда биш бала анасы булып куя.

25 яшьлек Манита Сингхны 26 атналык көмәне белән вакытында алда тулгагы башланганнан соң хастаханәгә китерәләр. Бер генә бала табам дип йөргән яшь ханым УЗИга бармаган, шуңа күрә әлеге сюрпризны көтмәгән дә була. Ике ел элек бердәнбер улларын югалткан яшь гаилә башлыгы куанычыннан нишләргә белми.

- Минем биш кызым да исән-сау булырлар дип өметләнәм, - дигән ул журналистларга.

Берьюлы 5 игезәк туу 60 миллионга бер генә очрак туры килә икән. Биш игезәкнең бер җенестән булуы тагын да сирәк очрый торган күренеш дип яза "Российская газета".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading