16+

54,7 миллион сум салым түләүдән баш тарткан җитәкчегә карата җинаять эше ачылган

"Иҗат" фәнни җитештерү фирмасының элеккеге генераль директоры Айдар Газизовка карата җинаять эше ачылган.

"Иҗат" фәнни җитештерү фирмасының элеккеге генераль директоры Айдар Газизовка карата җинаять эше ачылган.

Ул зур күләмдә салым түләүдән баш тартуда гаепләнә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2010 елдан 2012 елга кадәр Газизов салым декларациясендә дөрес белешмә бирмәгән. Шулай итеп, ул 54,7 миллион сум салым түләүдән баш тарткан.
Ул үз гаебен таныган.

Татарстан прокуратурасы Газизовка карата гаепләү буенча карарны раслаган. Әлеге эш Әлмәт шәһәре судына тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading