16+

57 яшендә югары уку йорты ректоры вафат. Коронавирустан соң өзлегүдән дип фаразлана

Фәнил Мәҗитов вафат булды...

Фәнил Мәҗитов вафат булды...

16 июньдә Уфада Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрының элеккеге урынбасары, Республика кооператив институты ректоры, Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучы, запастагы полковник Фәнил Мәҗитов вафат булды. Аңа 57 яшь иде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ул 1987 елда гражданнар оборонасы өлкәсендә эшли башлый, бу хезмәткә 28 ел гомерен бирә. Аннары белем бирү өлкәсенә күчә һәм Башкортстан кооператив институтын — Россия кооперация университеты филиалын җитәкли. Ул соңгы көннәренә кадәр институтта эшли.

Шул ук вакытта ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән элемтәләрен дә өзми. Бик ярдәмчел кеше була. Фәнил Мәҗитов төрле дәүләт бүләкләре иясе. Әлегә рәсми рәвештә расланмаган белешмә буенча, Фәнил Мәҗитов коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading