16+

7 яшькә кадәрге балага пособие алу өчен 31 мартка кадәр гариза тапшырырга кирәк

Агымдагы елның 31 мартына кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе органнарында бала туу очрагы теркәлгән вакытта, Казан гаиләләренә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Агымдагы елның 31 мартына кадәр Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе органнарында бала туу очрагы теркәлгән вакытта, Казан гаиләләренә 5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Аны алу өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән гариза тапшырырга кирәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Искәртеп узабыз, ил Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекун һәм попечительләргә тиеш. Түләү суммасы гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга бер тапкыр түләнә торган өстәмә түләүне Пенсия фонды барлык гаиләләргә декабрь аенда автомат рәвештә күчерде. Республикада дәүләт түләвен барлыгы 400 мең 248 бала алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1-нче июленнән соң туган, яки ата-ана ел дәвамында Пенсия фондының балаларга биргән түләүләре буенча мөрәҗәгать итмәгән очракта, алар гаризаны мөстәкыйль рәвештә тапшырырга тиеш. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр, шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен дә эшләргә мөмкин.

Моның өчен ата-аналарга гаризада баланың туу турындагы таныклык мәгълүматларын һәм акча күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк. Балалар өчен түләү алган ата-аналарның банк счетлары ябылган очракта, шулай ук гариза кирәк булачак. Гариза баланың ата-анасы, рәсми вәкиле яки опекуны тарафыннан рус телендә тутырылырга тиеш, дип хәбәр итә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading