16+

7 яшьлек кызның күзенә марганцовка түгелгән

7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ауган, аның кристалллары баланың күзенә эләккән.

7 яшьлек кыз өстенә марганцовка савыты ауган, аның кристалллары баланың күзенә эләккән.

Бала авыртудан кычкырып җибәрә, күз яшьләре ага башлый. Әнисе тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта һәм баланың күзләрен су белән юа башлый.

Казан шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, фельдшерлар Ләйлә Мостафина һәм Лилия Абдуллина 7 минут эчендә урынга килеп җитә. Күзнең конъюнктивын караган вакытта баланың сул күзе кара-көрән төстә була.

Табиблар күзне аскорбин кислотасы эретмәсе белән марганцовка кристалларыннан тиз арада чистарта, авыртуны баса һәм бәйләп куя. Педиатрия бригадасы тирән пешүне һәм авырудан шок булуны булдырмый калырга җитешкән.

Баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып барып җиткерергә кирәк була. Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче Илназ Мусин бала белән бригаданы Республика балалар клиник хастаханәсенә оператив рәвештә китереп җиткерә. Баланың күрү сәләтен саклап калу өчен көрәшне балалар офтальмологы Илнур Зимнуров дәвам итә. Хәзер кызның хәле тотрыклы дип бәяләнә, аны өенә җибәргәннәр.

Табиблар шуны искәртә: марганцовка күзнең мөгезсыман катлавын һәм күз конъюнктивларын пешерә, аның нәтиҗәсендә күзләрнең күрү сәләте кискен кимергә мөмкин.

Ярдәм күрсәтүдә аз гына соңга калу да кешенең инвалид булып калуына китерергә мөмкин. Әгәр күзләр марганцовка кристаллларыннан пешсә, аларны су белән юарга һәм кичекмәстән ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Республика балалар клиник хастаханәсе офтальмологлары ата-аналарга балалар өчен куркыныч предметларны саклау өчен баштан югарырак урнашкан урыннарны сайларга киңәш итә.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading