16+

8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа пособие бирү тәртибе нинди?

Хезмәт министрлыгы белдергәнчә, 8-16 яшьлек 5 миллионнан артык балага май аеннан пособие түли башлаячаклар.

Хезмәт министрлыгы белдергәнчә, 8-16 яшьлек 5 миллионнан артык балага май аеннан пособие түли башлаячаклар.

"Президент инициативасы буенча кертелә торган яңа ярдәм чарасы гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Түләү социаль казначылык принциплары буенча билгеләнәчәк - ягъни күпчелек очракта ата-аналарга дәүләт хезмәте порталы аша электрон рәвештә гариза бирү дә җитә", - дип хәбәр итте журналистларга Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

Ул яңа социаль чара 1 апрельдән эшли башлаячак дип ачыклык кертте. Аны билгеләү өчен гаризаларны 1 майдан кабул итә башлаячаклар. Әмма гаиләләргә пособиеләрне арткы сан белән язачаклар - 1 апрельдән. Ягъни май аенда акчалар берьюлы ике ай эчендә киләчәк - апрель һәм май ае өчен, дип аңлатты Антон Котяков.

Пособие 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга пособие кебек үк түләнәчәк һәм исәпләнәчәк. Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш. Пособиене билгеләгәндә комплекслы бәяләү үткәреләчәк. Димәк, гаилә керемнәрен, мөлкәти тәэмин ителешне һәм ата-аналарның мәшгульлеген исәпкә алачаклар. Пособие бер елга билгеләнәчәк. Алга таба аны яңадан рәсмиләштерергә кирәк булачак.
Түләү хисабы түбәндәгечә. Аның база күләме бер балага төбәк яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итәчәк - ил буенча уртача алганда бу 6150 сум тирәсе. Әгәр бу күләмдә пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә торган уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булса, пособие региональ яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр бу вакытта да гаилә керемнәре төбәк яшәү минимумыннан азрак булса, әти-әни төбәк яшәү минимумының 100 проценты күләмендә пособие ала алачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading