16+

Гөмбәчек: помидорларны ничек савыктырырга?

Бакчабызда үскән томатларга игътибар җитмәсә, инфекцияләр һәм бактерияләр, вируслар, корткыч бөҗәкләр һөҗүме безне уңыштан тулысынча мәхрүм итәргә мөмкин.

Гөмбәчек: помидорларны ничек савыктырырга?

Бакчабызда үскән томатларга игътибар җитмәсә, инфекцияләр һәм бактерияләр, вируслар, корткыч бөҗәкләр һөҗүме безне уңыштан тулысынча мәхрүм итәргә мөмкин.

Фитофтороз (фитофтора) гөмбәчекләре туфракның бик дымлы, көн һәм төннәрнең салкынча булган чагында котырына. Фитофтороз белән чирли башлаган помидорларда нәни кара таплар пәйда була. Помидорлар карала, йомшара, бәлҗерәп төшә, ашарга яраксызга әйләнә. Яфракларының аскы ягында аксыл төстәге лайлалы кунык барлыкка килә, сабакларында кара таплар күренә. Бу чирне алдан кисәтүнең ысуллары күптөрле. 1 л эремчек суына 15-20 тамчы йод, 5 мг бор кислотасы эремәсе салып болгатып, 5 л җылы су белән сыеклап, үсемлекләрнең өстенә бөркү отышлы саклану чарасы. “Полихом”, “Каптан”, “Фталан”, “Цинеб”, “Купрозан”, “ХОМ” кебек фунгицид препаратлар белән эшкәртү нәтиҗәле.

Ике атнага бер мәртәбә эшкәртү сорала. 10 л суга 10 фурацилин таблеткасы төеп салып, сезонга өч мәртәбә үсемлекләрнең төбенә сибүчеләр дә бар. Шәхсән үзем “Бессараба” эремәсен, әчегән сөтле-йодлы-борлы эремәне, сарымсак уклары, суган кабыгы төнәтмәләрен, көл төнәтмәсен яратып кулланам. Корылма эченә бөкесе ачылган йод савытлары элеп куям. 10 л суга 2 аш кашыгы чәй содасы эретеп, бер-ике кашык яшел сабын кушып, үсемлекләрнең яфракларын, сабакларын чылатырлык итеп, атна саен өсләренә бөркергә дә ярый. Кайберәүләр, 10 л суга бер стакан тоз салып болгатып, фитофтора чире азынган чорда, томатның сабакларына, яфракларына тоз эремәсе сибә икән.

Кладоспориоз – томатларның соры тимгел чире гөмбәчекләре дымлылык югары, температура түбән, һава торышы еш үзгәрүчән чакта үрчи, чәчәк аткан һәм җимшәннәре яралып килгән томатларга зыян сала. Әүвәле астагы яфраклар авырый башлый, аннан соң чир сабак буенча өскә үрмәли. Суны яңгырландырып сипкән чакта чыланган яфраклар зарарлы гөмбәчекләргә күпләп үрчергә җирлек тудыра. Ничаклы күбрәк су сипсәк, чире үсемлекләрне шулчаклы тизрәк харап итәчәк. Чирли башлаган үсемлекне йолкып алып юк итсәк тә, корылманы тулысынча зарарсызландырмыйча, инфекциядән котылып булмый. Теплицаны даими җилләтергә, һаваның дымлылыгын киметергә кирәк.

Томатларның тамыры дымлы туфракта үсәргә, ә сабаклары, яфраклары, җимшәннәре коры булганны ярата. Түтәлләрне мүлчәләү, суны сирәк сибү, корылманы җилләтү беркадәр ярдәм итә. Чир башланганда, яфрак өсләрендә нәни түгәрәк сары таплар пәйда була, аскы яклары бәрхетсыман йомшак япма белән каплана. Таплар үзара кушыла, яфраклар корып юкка чыга. Чирнең башлангыч чорында ике атнага бер мәртәбә “Абига-Пик”, “ХОМ”, “Полирам” кебек фунгицидлар белән эшкәртеп, үсемлекләрне коткарып калып була. 10 л суга 1 л эремчек суы салып болгатып, өсләренә бөркергә ярый. Туфракны зарарсызландыру өчен, 30 г хлорлы калий, 40 тамчы йодны 10 л суга салып болгатып, туфрагы 10 сантиметрга чыланырлык итеп, төпләренә сибү отышлы. Әгәр туфракның ачылыгы зур булса, бу чирдән котылу өчен, томатларга көл эремәсе ярдәмгә килә. 

Антракноз (“медянка”) чире калий белән фосфорга кытлык кичергән ачы туфраклы бакчаларда, көннәр җылы торганда, дымлылык зур булганда баш калкыта. Әгәр бу чир теплица эчендә баш күтәрсә, аның туфрагын, диварларын тулаем дезинфикцияләү зарури. Бу авыру үсемлекнең бөтен өлешләрен зарарлый. Әүвәле яфракларда сары каймалы кызгылтсу-көрән таплар барлыкка килә. Аннан соң яфраклар каралып череп төшә. Туфракка тияр-тимәс үскән помидорлар зарарлана, аларда урталары каралып торган таплы чокырлар ясала. Тамыр системасы эштән чыга, җимшәннәр коела, яңалары үсми, үсемлек һәлак була. Үсемлекләрне яндырырга, туфрагын дезинфикцияләргә кирәк булачак. Антракнозның беренче билгеләре күренүгә, ун көнгә бер мәртәбә бордос сыекчасы (1%), “ХОМ” (40 г - 10 л су), “Полирама”, “Кумулус ДФ” кебек көчле фунгицидлар кулланып, төп уңышны саклап калып була. Әмма бу химикатларның кеше сәламәтлегенә зыян салуы ихтимал. “Фитоспорин-М”, “Гамаир” кебек препаратлар югарыда санап үтелгәннәре кебек агрессив түгел.

Альтернариоз яки макроспориоз – соры, коры тимгел чире томатларга суны дөрес сипмәгәндә, корылма эчендә һаваның дымлылыгы нормадан артык булганда үсемлекнең бөтен өлешләрен зарарларга сәләтле. Әүвәле астагы яфракларда коңгырт төстәге түгәрәк таплар пәйда була. Алар зурая, бер-берсенә тоташа. Ботаклар, сабаклар таплана. Помидорлар эчкә батып торучан кара таплар, бәрхетсыман споралар өере белән чуарлана. Куак корый, помидорлар чери. “Иммунотоцит”, “Триходермин”, “Иммуноцитофит” кебек көчле биопрепаратлар сибеп, чир белән көрәшеп була. Әмма иң отышлысы - чирне китереп чыгармау хәстәрен алдан күрүдән гыйбарәт. Орлыкларны эпин, циркон кебек биостимуляторда җебетеп чәчү үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта. Туфракны зарарсызландыру – нәтиҗәле чара. Түтәлгә чыгарып утырткан томат үсентеләрен “Ридомил Голд”, “Скор” кебек составы бакырлы препаратлар белән эшкәртү отышлы. “Надежда”, “Алекс”, “Луч”, “Санька”, “Ляна” сортлары гөмбәчек чирләренә бирешми. 

Церкоспороз чире көннәр тәмам җылынып җиткәч, яңгырлы җәйдә баш калкыта. Гөмбәчекләрен җил, яңгыр тамчылары тарата. Аны кара күгәрек чире дип атаулары очраклы хәл түгел. Яфраклардагы сары төстәге таплар эрәя, карала. Чир тиз арада үсемлекне һәлак итәргә сәләтле. “Квадрис”, “Ордан”, “Топаз” препаратлары бу чир белән нәтиҗәле көрәшә. “Бычье сердце”, “Афен” гибридлары күгәрек чиренә бирешми. Профилактика максатында, орлыкны эшкәртеп чәчү, томатларны сирәк утырту, янсабакларын вакытында сындыру, җилләтү, туфрагын ешрак йомшарту, суны чамалап сибү тиеш. 

Томат тамырлары пробкалану чирен лихорадка дип атыйлар, гөмбәчеге тамыр системасын тулысынча зарарлый. Чирнең башлангыч чорында нәни тамырлар коңгырт төстәге таплар белән каплана. Бу чорда “Фундазол” кулланып, гөмбәчекләргә каршы торып була. Чирле тамырлар бераздан пробка кебек тыгызлана. Анда дым, кислород, туклыклы матдәләр йөреше бозыла – үсемлек сула, сабаклары, чәчәкләре, җимшәннәре үсүдән туктый, яфраклары коела. Чирле үсемлекне юк итсәк тә, гөмбәчекләр бакча инструментларында, туфракта сакланып калырга мөмкин. Бу авыру томатларны гына түгел, башка күп төрле яшелчәләрне зарарларга сәләтле. Профилактика максатында туфракка көл сибеп, җирне йомшарту, су сипмичә тору, мүлчәне читкә чыгару, астагы яфракларны өзү, корылманы җилләтү отышлы.

Караяк чире томатларны да аямый. Суны күп сипкәндә, температура түбән булганда, үсемлекләр тыгыз утыртылып, арасыннан җил уза алмаганда, туфрак тыгыз булганда, тамырлар сулый алмаганда, бакча инвентаре зарарсызландырылмаганда, чир тиз тарала. Орлыклар чирле булмаса, туфрак вакытында зарарсызландырылса, даими йомшартылса, су артык сибелмәсә, үсенте сирәк утыртылса, бу чир баш күтәрми.

Фото: https://freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading