16+

8 хезмәттәшен үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты соңгы хәбәрләрне җиткерде

Чита өлкәсендә хәрби хезмәттә вакытта сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

Чита өлкәсендә хәрби хезмәттә вакытта сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерү тәмамланган.

Гыйнвардаа хәрбиләр арасындагы уставтан тыш мөнәсәбәтләр буенча суд утырышы була. Гаепләнүчеләрнең барсы да үз гаепләрен таныды, ди Шәмсетдиновны яклаучы Татарстан адвокаты Руслан Нагиев.

Солдатларны җәберләүче хәрбинең кем булуы билгеле, тик аның кем икәнлеге матбугат чаралары өчен сер булып кала. Ул да гаебен таныган.

Җинаять кылырга мәҗбүр булган Рамилнең хезмәт хакы күчерелә торган банк карточкасын үзләштерү һәм аннан акча урлау факты буенча да тикшерү эшләре башланган.

Рамилнең адвокаты әйтүенчә, егетне өч тәүлек йоклатмыйча каравылда торырга мәҗбүр иткәннәр. Ә аннан соң башы белән унитазга тыгып тончыктыру белән янаганнар.

Өч тәүлектән артык йокы күрмәгән егет ни эшләгәнен үзе дә чамаламаган ди аның адвокаты. Шунлыктан ул беркемне дә ишетмәгән дә, аңламаган да.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading