16+

800гә якын яшь артист Казанга җыела

Казанда 8-9 гыйнвар көннәрендә "Слияние культур" VIII балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Казанда 8-9 гыйнвар көннәрендә "Слияние культур" VIII балалар һәм яшьләр иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелә.

Фестиваль "Сәләтләр салюты" проекты кысаларында оештырыла.

Ул ил буенча 800гә якын яшь артист җыячак. Катнашучылар Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Әстерхан һ.б. Россия шәһәрләреннән килә.

"Сәләтләр салюты" 2008 елда оешып киткән халыкара проект. Аның кысаларында уку елы дәвамында Европа һәм дөнья буенча 80гә якын төрледән-төрле фестивальләр оештырыла. Һәр фестиваль сезоны суперфинал белән тәмамлана. Проектның бүләк фонды 500 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading