16+

81 яшьлек әбине талаганнар

Казанда 81 яшьлек бер әбигә 38 яшьлек ир-ат һөҗүм иткән.

Казанда 81 яшьлек бер әбигә 38 яшьлек ир-ат һөҗүм иткән.

.Ульяновск ягыннан булган бу кеше әбинең шәхси йортына тәрәзәдән кергән, акча таләп иткән. Теләгәнен ала алмагач әбине су белән тулган идән астында ябып куйган. Шул арада 500 сум акча һәм банк картасын урлап качкан. Әбинең кычкырганын ишетеп күршеләре кергән. Ир-атны Димитровград шәһәрендә тоткарлаганнар. Ул үз гаебен танымаган. Баксаң, июньдә төрмәдән чыккан гына булган икән. Аны урлашкан өчен утырткан булганнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading