16+

9 майда казанлылар 25 933 тапкыр җирдән кул көче белән күтәреләчәк

9 май көнне Россиянең 170 шәһәрендә спорт-патриотлык акциясе узачак.

9 май көнне Россиянең 170 шәһәрендә спорт-патриотлык акциясе узачак.

Быел әлеге акциягә Казан да кушылырга булган. Традиция буенча, акциядә катнашучылар бергәләп 25933 тапкыр җирдән кул көче белән күтәреләчәк. Әлеге сан 1945 елның 9 маеннан үткән көннәр исәбе, тынычлык символы булып тора. Чарада теләгән һәр кеше дә катнаша ала. Акция Җиңү Паркында 13.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading