16+

Җырчы Чулпан Йосыпова: «5 ел дәвамында авыруны үзебез җиңәргә тырыштык»

Җырчы Чулпан Йосыпова социаль челтәрдәге язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Аның бертуган сеңлесе Энҗедә яман шеш тапканнар.

Җырчы Чулпан Йосыпова: «5 ел дәвамында авыруны үзебез җиңәргә тырыштык»

Җырчы Чулпан Йосыпова социаль челтәрдәге язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Аның бертуган сеңлесе Энҗедә яман шеш тапканнар.

– Энҗегә 19 яшь булганда, баш миендә яман шеш таптылар. Операция ясатып, шешне алдырган идек. Бик зур диаметрда иде. Шуннан соң Энҗе аңын югалта башлады, эпилепсиядән интекте. Бар гаиләбез белән сеңлем өчен кайгырабыз, бу хакта ачылып сөйләгәнем дә булмады. 5 ел дәвамында авыруны үзебез җиңәргә тырыштык, хәзер ярдәм сорамый булдыра алмыйбыз. Энҗедәге яман шеш янәдән үсә башлаган. Сеңлемнең яшисе килә, ул бирешми. Аңа бит 25 яшь кенә әле, - дип сөйләде Чулпан Йосыпова.  

Энҗе Йосыпова баш мие шеше белән көрәшә. Аңа, тикшеренүләрне дәвам итү һәм Мәскәүдә кыйммәтле химиятерапия курсы узу өчен, зур күләмдәге акча кирәк.

Ярдәмне кызларның әниләре Илсөяр Минзяновна исеменә күчерергә мөмкин. 
4276 6200 3036 3836
8 -927-448-17-27 (Сбербанк)

Язмага реакция белдерегез

1

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading