16+

9 майда Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк

Метро поездлары эш көне графигы буенча йөриячәк.

Метро поездлары эш көне графигы буенча йөриячәк.

9нчы майда, Җиңү бәйрәме көнендә, Казанның җәмәгать транспорты көчәйтелгән режимда эшләячәк. Метро поездлары эш көне графигы буенча йөриячәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.

Бәйрәм чараларын әзерләүгә һәм уздыруга бәйле рәвештә шәһәр үзәгендә транспорт чаралары хәрәкәте өчен вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Юллар ябылачак:

4нче май 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;

7нче май 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнары буенча Чернышевский урамына кадәр;

8нче май 17:00 сәгатьтән 10-нчы май 2:00 сәгатькә кадәр, тантаналы чаралар үткәрү сәбәпле, Меңьеллык мәйданында да хәрәкәт чикләнәчәк.

Салют тәмамлангач, кешеләр күп җыелган очракта Сибгат Хәким урамының өлешчә ябылуы мөмкин, дип хәбәр итте А.Абзалов.

http://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading