16+

 9 процентлык ташламалы ипотека программасы эшләтеп җибәрелде

Россия банклары 1 майдан 9 процент ставка белән яңа төзелгән йортлардан торак алу өчен ташламалы ипотека рәсмиләштерә башлаячак. Бу хакта Финанс министрлыгында хәбәр иттеләр. Тиешле карарны министрлык хөкүмәткә юллады.

Документ нигезендә, кредит бирү программасын агымдагы ел ахырына кадәр озайтачаклар. Элегрәк мондый тәкъдим белән Владимир Путин чыгыш ясады. Әлеге тәкьдимне гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 460 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.

Ипотеканың максималь күләме элеккечә калды. Мәскәүдә, Мәскәү янында һәм Санкт-Петербургта - 12 млнга чаклы кредит рәсмиләштерергә мөмкин. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр фатир сатып алуга 6 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading