16+

9 яшьлек улын даими рәвештә кыйнап торган хатынның эше судка җибәрелгән

Малай еш кына ачлыктан интеккән һәм аңа "авырлык кытлыгы" диагнозын куелган.

Малай еш кына ачлыктан интеккән һәм аңа "авырлык кытлыгы" диагнозын куелган.

9 яшьлек улын даими рәвештә газаплап яшәгән кансыз "ананың" эше судка җибәрелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

2018 елдан 2020 елга кадәр 45 яшьлек хатын-кыз даими рәвештә үзенең 9 яшьлек улын газаплап яшәгән. 

Баласының кулын урындыкка бәйләп, вәхшиләрчә кыйнаган. Исерек килеш улын таяк белән кыйнаган, аннары баланың башын салкын суга тыгып куйган.

Әнисе тарафыннан изелеп яшәлгән малай һәрчак ач йөргән. Хәзер әлеге хатын-кызның язмышын суд хәл итәчәк. 

Фото: http://pixabay.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading