16+

Абау! 12 яшьлек кыз машинадан егылып төшкән

Чистайда хәрәкәт итү вакытында машина ишеге ачылып китеп, 12 яшьлек пассажир кыз төшеп калган.

Чистайда хәрәкәт итү вакытында машина ишеге ачылып китеп, 12 яшьлек пассажир кыз төшеп калган.

Хәзер руль артында булган әти кешегә карата беркетмә төзелгән. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Чистай шәһәр прокуроры Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә автомобиль хуҗасын видеокүзәтү камералары буенча билгеләргә һәм аны җаваплылыкка тартырга кушты. Тикшерү барышында 12 яшьлек кызның әтисе, баланың иминлек каешын эләктергәненә ышанмыйча, куркыныч маневр ясаганлыгы ачыкланган. Шуның аркасында кыз автомобильдән егылып төшеп калган", - диелә хәбәрдә.

Хәзер машина йөртүчегә карата Россия Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе («куркынычсызлык каешларын яки мотошлемнарны куллану кагыйдәләрен бозу») һәм 12.16 маддәсе («юл билгеләре яки юлның йөрү өлешен билгеләү таләпләрен үтәмәү») буенча административ беркетмәләр төзелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading