16+

Абау! Телефон аркасында 11 яшьлек кыз тәрәзәдән сикергән

Волгоградта 11 яшьлек кыз әтисе белән ачуланышканнан соң дүртенче каттан сикергән.

Волгоградта 11 яшьлек кыз әтисе белән ачуланышканнан соң дүртенче каттан сикергән.

Әтисе аңа телефонын бирергә таләп иткән. Ә бала моңа каршы килгәч, ир аңа ташлана һәм кыйный башлый.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ул кичне кызның әти-әнисе бераз кәеф-сафа корып ала. Әнисе йоклап киткәч, әтисе кызы бүлмәсенә керә һәм аңа шелтә белдерә. Баксаң, кыз гел телефонда утыра һәм өйдә ярдәм итми икән.

Ләкин сөйләшү килеп чыкмый, кыз елый башлый. Ир түзмичә, кызына ташлана, кыйнап диярлек телефонын тартып ала. Чыгарыннан чыккан 11 яшьлек укучы бүлмәсенең балконына чыга һәм дүртенче кат тәрәзәсеннән түбәнгә сикерә.

Бәхеткә, кыз исән кала - аны күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озаталар. Полицейскийлар вакыйга урынына килгәч, әти кеше берни дә аңлата алмый, ләкин кызын ашыгыч ярдәм машинасында озата бара. Хәзер алтынчы сыйныф укучысы үз аңында, табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

Соңрак әни кеше бу фаҗига алдыннан кызының үз-үзенә кул салу теләге турында язган хатын күргәнен сөйләгән. Анда кыз әтисенең гел кыйнап торуы, киемнәрен ертуы һәм телефонын тартып алуы турында язган. Ул ярдәм сорап ялварган, мондый әти-әниләр белән яшәргә теләмәвен белдергән.

Кызның гаиләсе - имин һәм тәэмин ителгән, учетта тормаган. 52 яшьлек гаилә башлыгы юридик фирма директоры булып эшли, әни кешегә 49 яшь, ул хуҗабикә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, әти-әнисе берничә тапкыр кызларына телефонын ташлап, өйдә булышуын һәм дуслары белән аралашуын таләп иткән, ләкин тегесе телефонда утыруны өстен күргән. Шуңа күрә алар арасында гел тавыш чыккан. 

Хәзерге вакытта кызның әнисе шок хәлендә, ә әти кешене тоткарлаганнар. "Үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading